Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең тантаналар залында бик тә кызыклы гадәти булмаган тантана булып узды. Халыкара әтиләр көне алдыннан ГХАТ идарәсе белгечләре яңа туган сабыйларның әтиләрен җыеп, аларга тантаналы рәвештә ул һәм кызларының беренче документларын - туу турындагы таныклыкларын тапшырдылар. Әтиләр көне бәйрәменең инде 100 еллык тарихы бар. Ул беренче тапкыр 1910 елда Америкада билгеләнеп үтелгән. Әлеге көннең әтиләрнең иҗтимагый әһәмиятен күтәрүдә булган өлеше шактый зур. Безнең бүгенге гаилә кыйммәтләре кими, бәһасе төшә барган тормышыбызда әтинең дәрәҗәсен күтәреп күрсәтү үтә дә мөһим эш.
19 нчы июнь көнне ГХАТ идарәсенә килгән әтиләр үзләренең яңа туган сабый – яшь түбәнкамалы малай һәм кызларның тууы турындагы актлар язуына кулларын куеп, Ата дигән исемнең никадәр бөек икәненә тагын бер кат төшенеп, кайтып киттеләр.