Республиканың яшь парлары хәйрия акциясендә актив катнашалар

2015 елның 22 июне, дүшәмбе
Июнь аенда Татарстанның барлык ГХАТ органнарында "Гаилә сакчысы" хәйрия акциясе үткәрелү турында игълан ителгән иде. Әлеге акциядә катнашырга теләүчеләр гаилә сакчыларын алып килергә тәгъдим ителә. Акциянең максаты - Балалар хосписы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) пациентларына - авыру балаларга акча җыю.
Республиканың яшь парлары акцияне үткәрүгә актив кушылдылар. Әлмәт, Бавлы, Зәй, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Сарман муниципаль районнарының яшь парлары сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт теләп гаилә сакчыларын бүләк иттеләр. Гаилә сакчылары саны артып тора. "Гаилә сакчысы" хәйрия акциясе тәмамланганчы татарстанлылар ГХАТ органнарына тагын да күбрәк мәхәббәт, иминлек һәм гаилә ныклыгын символлаштыручы гаилә сакчыларын алып килер дип ышанып калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International