ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2015 ел
җомга
Нәкъ 2 ел элек Татарстан Республикасында истәлекле вакыйга булып Казан шәһәрендә Казанка елгасы яр буенда яңа никахлашу сарае - "Казан" Гаилә үзәгенең ачылышы узды. Бу көн XXVII Бөтеньдөнья җәйге Универсиаданың башлануы белән туры килде.

Мондый үзенчәлекле уй белән Киров ГХАТ бүлегенә Самат Заки улы һәм Рузия Насых кызының балалары мөрәҗәгать иттеләр. Кызлары әти-әнисенә сюрприз ясамакчы булдылар.

Баулы яшьләре,  максаты - балалар хосписы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) пациентларына - авыру балаларга акча җыю булган  “Гаилә сакчысы" хәйрия акциясендә актив катнашалар.

Татарстан Республикасының иң озынгомерле кешесен – Кадерниса Шафигуллинаны Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хайруллин, социаль яклау идарә башлыгы Кадрия Гиматдинова, Яңаникольск җирле үзидарә җитәкчесе Халил Давлетгареев, «Сосновка» хуҗалыгы җитәкчесе Расих Гайнутдинов 109 яшьлеге белән котладылар. Кадерниса Шафигуллина хезмәт ветераны һәм тыл хезмәткәре, төрле юбилей медальләр иясе. Аның 2 баласы, 4 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.

3 июль көнне Баулы ГХАТ бүлегендә Гатиятуллин Раушан  белән Руфияның бергә гомер итүләренә 10 ел тулуга багышланган роза туй юбилее узды. Гатиятуллиннар бик бәхетле гаилә -бәхетлеләр бер-берсен табулары белән, бәхетлеләр  мәхәббәт җимешләре  -  балалары  -   Рафаэль һәм Равелия  белән.


2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

      2015елның 2 нчы июль көнендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 10 ел бергә гомер иткән Петровлар Лилия Александр кызын белән Руслан  Генадий улы  хөрмәтләү тантанасы үтте. Юбилярнарга шушы көннең якты истэлеге итеп почетлы акт һәм бүләк тапшырылды.

Шушы  көннәрдә Түбән Кама районында  узучы “Гаилә атналыгы” кысаларында  ГХАТ идарәсендә “Гаилә булу сәнгате” бәйгесенең беренче  этабына  йомгак  ясалды.
Түбән Кама районы  ГХАТ идарәсендә Бөтенрәсәй  гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көне уңаеннан “Гаилә атналыгы”  старт алды.

Баулылылар, максаты - балалар хосписы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) пациентларына - авыру балаларга акча җыю булган “Гаилә сакчысы" хәйрия акциясендә катнашуларын дәвам итәләр. Уртак тормыш юлларын шундый изге эшләр белән башлаган Марат Искәндәр улына һәм Зилә Магруф кызына бәхетле тигез тормыш телибез!


1
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Балага Данил исеме бирелде. Сабый Казан шәһәренең 1 нче бала тудыру йортында доньяга килгән. Данил гаиләдә беренче бала. Баланың әти-әнисе, мондый саннар буллу юкка түгел дип саныйлар һәм сабыйны матур киләчәк көтә дип өметләнәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International