Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә “Гаилә булу сәнгате” фотоконкурсының беренче этабына йомгак ясалды

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Шушы  көннәрдә Түбән Кама районында  узучы “Гаилә атналыгы” кысаларында  ГХАТ идарәсендә “Гаилә булу сәнгате” бәйгесенең беренче  этабына  йомгак  ясалды. Бәйгенең җиңүчеләре булып Гришиннар гаиләсе табылды. Алар тәкъдим иткән фотосурәт гаиләнең бердәмлеген, татулыгын, ата-ананың балаларга булган җылы мөнәсәбәтен чагылдырып, бәйгенең таләпләренә җавап бирә. Моның белән генә әле  бәйге  тәмамланмый. Аның икенче этабына йомгак Әниләр көне алдыннан ясалачак. Шуңа  да  фотоконкурста катнашырга теләге булган түбәнкамалылар үзләренең гаиләләре белән төшкән фотосурәтләрен безгә җибәрә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International