Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Бөтенрәсәй гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан “Гаилә атналыгы” старт алды. Әлеге зур бәйрәм алдыннан ГХАТ идарәсе белгечләре көн саен гаилә, аның кыйммәтләрен яклауга, саклауга юнәлтелгән төрле чаралар үткәрергә планлаштыра. Әйтик 1 нче июль көнне ГХАТ идарәсендә “Мәхәббәт таҗлары” акциясе с тарт алды. Никахларын рәсмиләштерү өчен ГХАТ идарәсенә килгән яшь парлар ромашка чәчәге таҗларына үзләренең теләк-омтылышларын, хыялларын язып, аны символик кыр басуына беркетәләр. Моннан тыш “Зәңгәр күл” балаларны сәламәтлендерү лагеренда “Минем яраткан гаиләм” дип исемләнгән уен-викторинасы, “Гаилә булу сәнгате” фотоконкурсына йомгак, “Мин бәхет рәсеме ясыйм” рәсем бәйгесе һәм башка чаралар үткәрү каралган. “Гаилә атналыгының” йомгагы 8 нче июль көнне Нефтехимиклар Паркында узычак бәһрәм чарасында ясалачак.