8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Икенче төрле аны гаиләдә тугрылык, бердәмлек, бәхет идеаллары булып саналган изге Петр һәм Феврония Муромскийлар көне дип тә атыйлар.
Кызганычка каршы барлык гаиләләр дә истәлекле көнгә хәтле барып җитә алмый, ә менә Фадеевлар 60 ел бергә яшәп 21 июнь көнне Бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Тормыш юллары бик җиңел булмаса да, алар авырлыкларны, кайгы-шатлыкларны уртаклашып бергә булалар. Бүген дә алар авырлыкларга бирешмичә, хисләрен сүндермичә, балалар үстереп, аларга үрнәк булып яшиләр. Юбилярларга медаль, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.
Бәйрәмнең “гаеплеләре” – шәһәрдә яшәүче Кәмәрия һәм Гарифҗан Хисамовлар бүген 62 ел бергә гомер итү уңаеннан бик күп тәбрикләүләр кабул иттеләр. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов та катнашты. Ул да шәхсән үзе белгән әлеге гаиләгә изге теләкләрен җиткерде, “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырды.
Мәхәббәт, тугрылык , татулык билгеләре элек-электән ныклы гаилә нигезе булып санала. Шундый үрнәк гаиләләр бу кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерә, матур яшәү өлгесе итә.
Яр Чаллы шәһәренең “Заман” яшьләр үзәге янында яшь әти-әниләр һәм балалар җыелдылар. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәмдә күп гаиләләр катнаштылар.
2015 елның 8 июлендә Наласа урта гомүми белем бирү мәктәбендә “Әти, әни, мин – тату гаилә” исеме астында гаилә конкурсы узды.
Югары Ослан муниципаль районы Яр буе Морквашы авыл җирлеге авыл мәдәният йортында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан яшьләр катнашында тантаналы чара узды. Әлеге чара 39 ел бергә яшәгән өч бала үстергән Кирилловлар Анатолий Вавилович һәм Надежда Леонидовнага багышланган иде.
2015 елның 8 июль көнендә Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В.В. һәм ГХАТ белгече Шәйхетдинова М.Г.Шекә авылыннан Хәбир һәм Бибирәшидә Кәримовларны гаиләләренең 70 еллык юбилее белән котладылар.