2015 елның 8 июль көнендә бәйрәм уңаеннан, Балтач хастәханәсендә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Самигуллин Илшат һәм Фәридә гаиләләрен икенче малайлары тууы белән котладылар. Балага матур мәгнәле Салих исеме кушылды. Киләчәктә Самигуллиннар гаиләсенә бәхет-шатлык, ныклы сәламәтлек белән исән-имин яшәргә насыйб булсын.
2015 елның 8 июлендә Арча ГХАТ бүлегенен тантаналар залында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узды.
Бу бәйрәмгә һәркем һәр өйдә шат. Бәйрәм уңаеннан Казан ГХАТ Идарәсендә өйләнешергә теләүчеләрнең гаризалары тантаналы рәвештә кабул ителде, гариза биргәннәр кияү һәм кәләш дип игълан ителде. Бүген никахларын теркәүчеләр аеруча бәхетле була, диләр.
Тантанага ярты гасыр бергә яшәгән парлар чакырылды.
8 июль көнне “Молодая гвардия” членнары урамда һәм төрле организацияләрдә эшләүчеләргә ромашка чәчәге төшерелгән стикерлар тараттылар. Алар кешеләргә Гаилә көне турында сөйләделәр. ГХАТ булегендә һәр килгән кешеләргә символик бүләкләр һәм стикерлар тапшырылды.
08 июль көнне Питрәч районны ЗАГС бүлегендә 3 яшь пар язылышты һәм ана капиталына сертификатлар тапшырылды. 9 әнигә сертификатларны башкарма комитетнын урынбасары З.Ш.Мухаметгареева һәм Управления башлыгы И.А.Ахметзянов тапшырдылар.
8 июль «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык » көнендә Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә Тюриков Вячеслав һәм Муллагулова Әлфинә үзләренең никахларын законлаштырды. Бу көн алар өчен икеләтә бәйрәм булды.