2015 елнын 7 июлендә - Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Егоровлар гаиләсе әти-әни булуларын раслаучы нәнинең беренче документы – туу турында таныклык тапшыру тантанасы булып узды. 2015 елның 20 июнендә гаиләдә икенче ир бала – Мирон туа. ГХАТ бүлеге хезмәткәре Л.Х. Хабирова тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырып, бәхетле тигез тормыш теләде! Чара фотога төшү белән тәмамланды.