8 нче июль - Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт көне

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Бәйрәмнең нигезендә, гаиләдэ бер-береңә хөрмәт һәм җаваплылык  хисе тәрбияләү ята. Шушы истәлекле көндә Саба муниципаль районы Балалар Иҗат үзәгендә, районыбызның иң яхшы гаиләләренең берсе Шәмсевалиев Әнәс Габделвәли улына һәм Тәслимә Миңнехан кызына тантаналы төстә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. Тантанада Саба районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Шәрәфиев Т.Г., предприятие һәм организация җитәкчеләре, килгән кунаклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International