Арча муниципаль районында Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

2015 елның 8 июлендә Арча ГХАТ бүлегенен тантаналар залында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узды.

Мансур һәм Гөлнур Минҗановлар гаиләсенә бүген “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен медале тапшырылды. Иңне иңгә куеп, 45 ел буе бу гаилә балалырына, авылдашларына үрнәк булып яши.

Үзләренең алтын туйларын бәйрәм иткән Наил –Фидания Йосыповлар, Юлдаш-Глара Хәсәновлар,Рәфкат-Разия Закировлар,Илсум-Нурания Садыйковлар, Рәшит-Клара Сибагатуллинар гаиләләре бүген ГХАТ бүлегенең Дан китабына имзаларын  куеп, балалары, туганнары, җирлек башлыклары, эшләп лаеклы ялга чыккан оешмалар җитәкчеләреннән котлау сүзләрен, бүләкләр кабул итеп, Рәсих Галимҗанов башкаруында җырларга кушылып җырлап (Глара апа һәтта биеп тә алды), бәхетле яшәү серләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International