Бөтен гаилә белән стартка

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

       Яр Чаллы шәһәренең “Заман” яшьләр үзәге янында яшь әти-әниләр һәм балалар җыелдылар. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәмдә күп гаиләләр катнаштылар.

       “Бэби ралли”  марафонында өч тәгәрмәчле велосипедларда балалар һәм әти-эниләр көч сынаштылар, ГТО нормаларын бирүдә, арбалетлардан атуда катнаштылар. “Заман” яшьләр үзәге коллективлары  концерт номерларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International