Югары Ослан муниципаль районы Яр буе Морквашы авыл җирлеге авыл мәдәният йортында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан яшьләр катнашында тантаналы чара узды. Әлеге чара 39 ел бергә яшәгән өч бала үстергән Кирилловлар Анатолий Вавилович һәм Надежда Леонидовнага багышланган иде.
Югары Ослан муниципаль районының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Касимов гаилә парын мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады, бәхет, иминлек һәм мәңгелек мәхәббәт, уңышлар теләде. Аларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаль һәм Россия Федерациясе никахлар оештыру комитетының мактау грамотасын, истәлекле бүләк тапшырды. ЗАГС бүлегенең җитәкчесе Н. А. Кадыйрова Кирилловлар гаиләсен һәм тантанага килгән бүтән гаиләләрне бу күркәм, матур бәйрәм белән котлады, кайгы-хасрәт күрмичә, мәхәбәтне югалмыйча яшәргә дигән теләкләрен белдерде.
Шулай ук, алар турында куп җылы сүзләр Яр буе Моркваш авыл җирлеге башлыгы И.Х.Гаязов, Яр буе Моркваш урта гомуми белем бирү мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Е.Е.Тюрина, авылдашлары, хезмәттәшләре, туганнары һәм якыннары әйттеләр. Алар өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Яр буе Морквашы"Өмет" вокаль коллективыннан җырлар яңгырады, балары һәм оныклары рәхмәт сүзлзре ирештерделәр.