7 нче ноябрь көнне Менделеевск муниципапаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Рәфкать Ризван улы һәм Миңсорур Хәбиб кызы Миңнехановларның бергә тормыш итүләренә 50 ел тулу уңаеннан тантаналы чара уздырылды.
6 ноябрь көнне Татарстанда иң мөһим бәйрәм үткәрелә – Татарстан Республикасының Конституциясен кабул итү көне. Элеккеге Советлар Союзы җирлегендә безнең республикабыз иң беренче регион булу уңаеннан, мөстәкыйльллек мөмкинлеген һәм кеше тормышын, хокукларын, вазыйфаларын һәм гайлә йолаларын саклый алу билгесенә ия була алды.
2015 елның 6нчы ноябрендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Салиховлар гаиләсенең бергә тормыш корып яши башлауларының 5 еллыгын бәйрәм иттеләр. Айрат белән Ренатаның очрашып, танышып китүе бергә укыган мәктәптә килеп чыга.
2015 елның 6 ноябрендә Әлмәт муниципаль районы Бишмунча авыл җирлегендә яшәүче Шәяхмәтовлар Әбелкарәм Нуриәхмәт улы һәм Ләйсән Шафийкъ кызы 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте.
2015 елның 6 ноябрендә ГХАТ бүлегендә 3 пар үзләренең язмышларын бергә бәйләп гомергә бергә, бер- берсенә тугры булырга сүз биреп алтын балдаклар киделәр.
Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Мөрсәлимовлар 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр. Рим Нәҗип улы белән Венера Гафиятулла кызы бер-берсен яратып, хөрмәт итеп ярты гасыр тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Ике улларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстергәннәр.
Теләче районы Иске Җөри авылында яшәп биредә гомер итүче Мәүлинә Фәхриҗамал Зәйнетдин кызы да 6 ноябрь көнне үзенең юбилеен билгеләп узды. Аны әлеге истәлекле бәйрәме белән тәбрик итәргә район социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Фәридә Галимова, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин, Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараковлар килде. Фәхриҗамал әбинең Хәтере яхшы, сүзләре йөгерек. 14 оныгы, 23 оныкчыгы, кызлары кияүләре янәшәсендә матур гына гомер кичерә.
Аны тантаналы рәвештә Пенсия фонды җитәкчесе Е.Е.Глинская тапшырды.