ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 552 сабый теркәлде: 289 малай һәм 263 кыз. Иң кечкенә бала 720, ә иң зуры – 4830 грамм.  Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 49 яшь.

14 нче февраль – ул мәхәббәт, романтика, чәчәкләр һәм матур теләкләр бәйрәме. 

Бу көнне, Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең баш залында «Туй сезоны-2016»  ачуылуы узачак. Бу бәйрәмдә быел никахларын теркәргә теләгән парлар гына түгел, шулай ук 14 нче февраль көнне 2013-2015 нче елларда никахлашкан парлар да катнаша ала.

2016 елның 15 гыйнварында  Югары Ослан муниципаль  районы Куралово авыл җирлегендә  Салаевлар  гаиләсе  Иван улы  Александр  һәм  Михаил  кызы Антонинаның  60 ел бергә тигез гомер итүләрен,бриллиант туйларын   билгеләп үттеләр.Ир белəн хатын бергə үткəн тормыш юлларын бик зур байлык дип саныйлар,бу акча белəн исəплəнгəн байлык түгел.Бу парлар чын мəгнəсендə алтын кешелəр.Алар бер-берсен яратып, юлларында очраган кыенлыкларны,каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен, гаилəлəрен саклап калалар.Балаларына, оныкларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.

Апас егете Равил Абдуллин гомерлек яры итеп Саба кызы Алинә Головиеваны сайлады. Яшьләр Кызыл туйларын билгеләп үтте.  Тантаналы шартларда дуслар, туганнар, әти-әниләр белән туй иттеләр.


14
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гранты алган проект Казан шәһәре ГХАТ бүлеге идарәсе, балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет каршында эшләп килүче «Ышаныч» үзәге ярдәмендә эшләнде.

14 январьда үзенең 90 яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышында катнашучы Алексей Степанович Ермолаев билгеләп үтте. Юбилярны Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов, Тәтеш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулев, ветераннар Советы председателе Геннадий Королев һәм районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин котладылар. Алексей Степановичка район Башлыгы исеменнән, РФ Президенты Владимир Путиннан котлаулар һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

  Бүгенгесе көндә районыбызда нибарысы 42 Бөек Ватан сугышында катнашучы яши.

14 гыйнварьда никахлашу Сараенда  Түбән Каманың 2016 нчы елда беренче туган баланың исем кушу танатансы узды.

Исанаевлар гаиләсендә малай туды, аңа төрек теленнән терҗемә ителгән Арслан исеме бирелде. Яшь гаилә Алсу белән Айдар икенче мәртәбә бәхетле әти-әни булдылар, яннарында кечкенә кызлары Аделина да үсеп килә.

Бала туу-гаиләдә иң зур сөенеч. Яппаров Ринат белән Римма гаиләсендә икеләтә сөенеч, чөнки аларның игезәк ике малай лары туды. Сабыйларга Сәлим һәм Разан исеме куштылар. Чын күңелдән бу гаиләне шушы сөенечле вакыйга белән котлыйбыз. Аларга исәнлек һәм бәхет телибез.

  Филюс һәм Екатерина Давлетхановлар 2016 елның беренче сан астындагы өйләнешү турында таныклык алдылар. Яшьләрне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу матур бәйрәмнәре белән чын күңелдән котладылар һәм бүләк тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International