14 гыйнварьда никахлашу Сараенда Түбән Каманың 2016 нчы елда беренче туган баланың исем кушу танатансы узды.
Исанаевлар гаиләсендә малай туды, аңа төрек теленнән терҗемә ителгән Арслан исеме бирелде. Яшь гаилә Алсу белән Айдар икенче мәртәбә бәхетле әти-әни булдылар, яннарында кечкенә кызлары Аделина да үсеп килә.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә әти-әнигә Исанаев Арслан Айдар улының туу турында таныклыгы тапшырылды. Бәхетле гаиләнең туганнары, дуслары һәм якыннары алдында, Арслан танталы рәвештә Рәсәй Федерациясенең гражданины дип игълан ителде.
Исем кушу тантанасының махсус кунаклары ПАО НКНХ профсоюз оешмасы берләшмәсенең рәисе урынбасары Елена Велик, шулай ук ПАО НКНХ бутил каучук заводы вәкиле Розалия Госманова булды. Алар Исанаевлар гаиләсен чын күнелдән котладылар һәм уллары туу белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Түбән Камада беренче булып туган балага сәламәтлек, озын гомер һәм бәхетле балачак теләде.