ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

    2016елның 16 гыйнварында  Югары Ослан муниципаль  районы Шылангы авыл җирлегендә  Михайловлар  гаиләсе  Федор улы  Николай  һәм  Александр  кызы Нинаның  50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын Яңа Рус Мəмəтхуҗасы авыл җирлегендә  яшəүче Саттаровлар гаиләсе Хəйрулла улы Рəвкат һәм Нəбиулла кызы  Зәйтунə ,Макыл авыл җирлегендə яшəүче Удаловлар гаилəсе  Григорий улы Анатолий һәм Петр кызы  Нина зөбәрҗәт туйларын  билгелəп үттелəр.


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 2015 нче елда туган балаларны дәүләт теркәве  буенча нәтиҗәләре анализланды.

13 гыйнварда түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең баш белгече Гөлназ Андриянова 2016 елда туу турында 100 нче акт язуын төзеде.

Аны котларга дип райисполком башлыгы урынбасары Лилиана Бикметова, Алабуга муниципаль районы Советы орготдел башлыгы Гүзәл Тазиева, Морт авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы Фәез Закиров килгәннәр иде. Традиция буенча юбилярга Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Югары Налем авылында хезмәт ветераны Низамеева Гөлчирә Барый кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Зәй районы җитәкчелеге, Югары Налим авылы җирлеге вәкилләре, авылдашлары, балалары килгән иде. Юбилярның гомер бәйрәме күтәренке күңел белән үтте.

2016 елның 13 нче гыйнварендә ГХАТ Идарәсенең баш залында никахлашу тантанасы узды. Яңа гайлә коруларын раслап, Фәйзуллин Айрат һәм Хасаншина Гүзәл №1  номерлы актлар теркәү язуында имзаларын куйдылар. Шулай итеп, яңа елда никахларын рәсмилләштергән беренче пар Фәйзуллинар булды.

Баулы ГХАТ бүлегендә 2016 елның беренче игезәк балалары теркәлде.Биш бала тәрбияләүче Нурматовлар гаиләсендә алтынчы һәи җиденче булып ике ул туды. Әти-әниләре балаларга Хәсән һәм Хөсәен дип исем бирделәр.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мурсалимова бәхетле әтине тәбрик итеп балаларның туу  турындагы таныклыкларын тапшырды.

        Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу - икеләтә-өчләтә бәхет. Элек-электән үк игезәкләр кешеләрдә тирән кызыксыну уяткан. Игезәкләр туу – бу бөек алладан килгән сәләт дип санала. Чөнки синең игезәк сеңлең яисә энекәшең булу бик шәп бит. Аның тавышы да, чәч төсе дә, буе да шундый ук. Һәм әти барысын да кибетләрдән икешәр итеп ала. Туган көндә бүләкләрне  икешәр бирәләр, туган көн дә икеләтә килеп чыга...

Лениногорск шәһәрендә ГХАТ бүлегендә шул юбилей белән башланды ел. ЗАГС бүлеге белгечләре Сухов гаиләсен Александр Илья улы һәм Анна Сергей кызы котладылар. Шушы олы көннең истәлеге итеп юбилярлар почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар һәм күпсанлы җылы котлау һәм рәхмәт сүзләре ишеттеләр.

            Тукай районы Сосновый Бор поселогындагы “Яшьлек” спорт залында “Папа, мама, я- спортивная семья” дип аталган ярышның финалы узды. Район буенча 15 команда көч сынашты. Бу чын-чынлап гаилә бәйрәме булды.  Барлык катнашучылар   бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International