13 январь кɵнне Югары Ослан муниципаль районы Макыл авыл җирлегендә Богавеевлар гаиләсе Шигап улы Кəшаф һəм Сафиулла кызы Нурфия 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр.
12 нче гыйнварда оешма җитәкчеләре белән уздырылган шәһәр киңәшмәсендә
Менделеевск муниципаль районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева чыгыш ясады һәм бүлекнең 2015 нче ел эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.
Чөнки бөтен дөнья буйлап Яңа 2016 нчы ел атлый.
Килгән ел Мамадыш районының ГХАТ бүлеге өчен бик унышлы булды. Быелга куп тантаналы чаралар планлаштырылган.
Сугыш һәм хезмәт ветераны, спорт мастеры Василий Романович Матвеев үзенең 90 –яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер буе спорт белән шөгелләнгән Василий Рманович күп тапкырлар ветераннар арасында үткәрелгән ярышларда катнаша һәм бөек үрләрне яулый. Татарстан, Россия, Европа, Дөнья чемпионы була.
Тормыш иптәше Антонида Корниловна белән өч кыз тәрбияләп устерәләр.
12 гыйнварда Яңа елда иң беренчеләрдән никахларын теркәргә гариза биргән һәм гражданлык торышы актлар кенәгәсендә 1 номеры астында кул куйган пар - 89 яшьлек Рәфыйк Галәветдинов һәм 69 яшьлек Наҗия Хәйруллина булды. Гомумән, бу көнне Нурлат ЗАГСында 2016 елның беренче 3 пары теркәлгән.
2016 елның 12 гыйнварында Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2016 елның беренче баласының тууы теркәлде.
ГХАТ хезмәткәрләре бәхетле ата-ананы бу вакыйга белән тәбрик итте, балаларының сау-сәламәт үсүен, мәрхәмәтле бала булуын һәм бары тик шатлык кына китерүен теләде.
Гыйнвар башында Биектау районының Коркачык авылында яшәүче хезмәт ветераны Хәлимә апа Хәйретдиновага 90 яшь тулды. Бу олуг юбилее белән котларга район һәм авыл җирлеге житәкчеләре, авылдашлары, туганнары килде.
Кышкы каникуллар тәмамланды, димәк, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә балалар кабат «Гаилә тәрбиясе әлифбасын» өйрәнәләр.
Игезәк балалар туу – сирәк очрый торган вакыйга, бу гаҗәеп күренеш- ике бертөсле бала. Игезәк балаларның әти-әниләре ин бәхетле кешеләр! Елның беренче эш көнендә Минзәлә районының ГХАТ бүлегендә игезәк балалар теркәлде. Рахманов руслан һәм Светлана гаиләсендә ике малай дөньяга килде. Сабыйларга Илмир һәм Радмир дип исем бирделәр. Әти-әниләрне шушы сөенечле вакыйга белән котлыйбыз!
2016 ел һәр гаилә өчен төрлечә башланды, әмма барыннан да күбрәк, мөгаен, Мөслим районында уңыш Кашаповлар гаиләсенә елмайды.