Мигель һәм Кассандра: түбәнкамалылар балалары өчен исем сайлауга бик иҗади килделәр

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 2015 нче елда туган балаларны дәүләт теркәве  буенча нәтиҗәләре анализланды.

Узган елны Түбән Кама муниципаль районында дөньяга 3950 сабый аваз салды, шуларның – 2060 малайлар һәм 1890 кызлар. Шул исәптән, районда 31 игезәк пар туды.

2015 елда Түбән Кама әти-әниләре балалары өчен исем сайлауга бик иҗади килделәр. 300 гә якын бала гадәти булмаган, экзотик исемгә ия булдылар. Мәсәлән, малайлар арасында: Рубин, Самуил-Нана, Марк Дэвид, Мигель, Аййуб, Артурас кебек исемнәр өстенлек алдылар. Ә кызлар арасында: Мелисса, Анабель, Лилавати-Мирра-Дәһли, Мальвина, Лиолета, Кассандра һәм Элеонора. Борынгы матур исемнәр белән балалар ешрак туа башлады: Мирон, Аристарх, Мостафа, Амаль, Чыңгыз, Пелагея, Руфь, Хадиджа.

Артём белән Виктория исемнәре Түбән Кама муниципаль районының яңа туган балалар арасында популярлык буенча беренче урында булып чыкты.

Кызлар арасында иң күп очраган исемнәр: Милана, Ясмина, Анастасия, Арина, Самира, Валерия, Әминә, Ралина һәм Анна. 2015 елның иң популяр ир-ат исемнәре – Тимур, Кәрим, Әмир, Кирилл, Матвей, Данил, Александр, Роман һәм Дмитрий.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International