Мөслим районында беренче пар игезәкләр теркәлде

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

        Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу - икеләтә-өчләтә бәхет. Элек-электән үк игезәкләр кешеләрдә тирән кызыксыну уяткан. Игезәкләр туу – бу бөек алладан килгән сәләт дип санала. Чөнки синең игезәк сеңлең яисә энекәшең булу бик шәп бит. Аның тавышы да, чәч төсе дә, буе да шундый ук. Һәм әти барысын да кибетләрдән икешәр итеп ала. Туган көндә бүләкләрне  икешәр бирәләр, туган көн дә икеләтә килеп чыга...

        Менә Габдрахмановлар гаиләсенә дә икеләтә бәхет елмайды - 2016 елның 8 гыйнварендә игезәк кызлар туган. Бәхетле әти-әни кызларына Регина һәм Рената дип  исем куштылар. Регина исеменең мәгънәсе латинчадан тәрҗемә иткәндә  патшабикә дигәнне аңлата. Рената исеме латин телендә “ яңадан туган” дигән сүзне белдерә.

        ГХАТ бүлеге чын күңелдән әти-әниләрне бәбиләре туу белән котлый һәм кызчыкларының сау-сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен теләп кала!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International