2016 елның 13 нче гыйнварендә ГХАТ Идарәсенең баш залында никахлашу тантанасы узды. Яңа гайлә коруларын раслап, Фәйзуллин Айрат һәм Хасаншина Гүзәл №1 номерлы актлар теркәү язуында имзаларын куйдылар. Шулай итеп, яңа елда никахларын рәсмилләштергән беренче пар Фәйзуллинар булды.
Никахлашу турында таныклык һәм гаилә символы – пар күгәрченнәр статуэткасын тапшырганда, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре яшьләргә сәламәтлек, мәхәббәт, барлык теләкләрнең чынга ашуын һәм гаилә бәхете теләделәр.