2016елның 16 гыйнварында Югары Ослан муниципаль районы Шылангы авыл җирлегендә Михайловлар гаиләсе Федор улы Николай һәм Александр кызы Нинаның 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын Яңа Рус Мəмəтхуҗасы авыл җирлегендә яшəүче Саттаровлар гаиләсе Хəйрулла улы Рəвкат һәм Нəбиулла кызы Зәйтунə ,Макыл авыл җирлегендə яшəүче Удаловлар гаилəсе Григорий улы Анатолий һәм Петр кызы Нина зөбәрҗәт туйларын билгелəп үттелəр.
Юбилярлар бер-берсен яратып ярты гасырдан артык бергə гомер итəлəр. Аларның гомер юлларына роза чəчəклəре генə сибелмəгəн.Юлларында очраган кыенлыкларны җиңеп ,бер-берсен яратып, бер-берсенə тугры булып,нык һəм тату гаилə корып,тəртипле,башкаларга үрнəк булырдай балалар үстерделəр. Алар һəрвакытта да бер-берсен тыңлый һəм аңлый белəлəр.
Һəрбер гаилəнең кызыклы һəм гыйбрәтле тарихы бар.Юбилярлар ничек танышканнарын,яшьлек туйларын үткəргəннəрен,ничек яшəп балалар үстергəннəрен искə алдылар. Мондый гаилəлəр үрнəк булып торалар.
Юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
Юбилярлар исеменә Шылангы авыл җирлеге башлыгы Валерий Майоров, Яңа Рус Мəмəтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева һəм Макыл авыл җирлеге башлыгы Әлинә Матвеева үзлəренең җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырдылар. Бу котлауларга балалары,туганнары һəм якыннары да кушылды.