Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 552 сабый теркәлде: 289 малай һәм 263 кыз. Иң кечкенә бала 720, ә иң зуры – 4830 грамм. Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 49 яшь.
Бу атнада иң популяр исемнәр: Салават, Аскар, Карим, Азалия, Дамира, Самира. Сирәк очрый торган исемнәр: Милания, Златослава, Лиделина, Лавр, Иоанн, Леонель, Хасбулат.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 129 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 19 һәм 20 ел, иң олы кияүгә – 65, каләшкә – 63 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.