Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә тантаналы рәвештә «Туй сезоны-2016» Изге Вәли көнендә ачылачак

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

14 нче февраль – ул мәхәббәт, романтика, чәчәкләр һәм матур теләкләр бәйрәме. 

Бу көнне, Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең баш залында «Туй сезоны-2016»  ачуылуы узачак. Бу бәйрәмдә быел никахларын теркәргә теләгән парлар гына түгел, шулай ук 14 нче февраль көнне 2013-2015 нче елларда никахлашкан парлар да катнаша ала.

ГХАТ Идарәсе фойесында «Гашыйклар аркасы» урнаштырылачак. Теләүчеләрнең якыннары һәм яраткан кешеләре белән фотога төшәргә мөмкинлекләре булачак.

Кунаклар шәһәребезнең иң яхшы иҗат коллективлары әзерләгән, вокал, туй биюе кебек шоу-программалы бәйрәм атмосферасына чумачак. Моннан тыш, кунакларны күп санлы сюрпризлар, конкурслар, викториналар һәм оригиналь бүләкләр тапшырылуы көтәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International