Апас егете Равил Абдуллин гомерлек яры итеп Саба кызы Алинә Головиеваны сайлады. Яшьләр Кызыл туйларын билгеләп үтте. Тантаналы шартларда дуслар, туганнар, әти-әниләр белән туй иттеләр.
Яшьләрнең аяклары җиңел булсын, яңа гаиләләр тусын. Абдуллиннар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз, гомерлек мәхәббәт телибез!