Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гранты алган проект Казан шәһәре ГХАТ бүлеге идарәсе, балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет каршында эшләп килүче «Ышаныч» үзәге ярдәмендә эшләнде.
Гаилә медиациясендә катнашу өчен сезне Казан ГХАТ идарәсенең Идел буе районы бүлегенә һәр чәршәмбе көнне сәгать 2дән 5 кадәр көтеп калабыз.
Беренче очрашуда 7 пар катнашты. Алар профессиональ психолог-медиатор белән очрашып сөйләштеләр. Башта бу программага карата тискәре карашта булсалар да, медиатор белән сөйләшү барышында парлар фикерләрен үзгәрттеләр, кабат очрашуга да теләк белдерделәр.
Медиация процедурасы куллану безнен илдә әле киң кулланылмый. Медиация куллану гаиләне саклап калуда һәм ике якның да бер-берсе белән аңлашу табуда ярдәм күрсәтә.