ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Яңа ел бәйрәм көннәре кадерле ветераннарның юбилейлары белән бай булды. 

Җыен Олы Мишәлеләрнең "Каз өмәсе" күренеше белән башланып китте.

Бу җыенда Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннаповның чыгышыннан соң социаль тармакта эшләүчеләр халык алдында хисап тотты. Алар үзләренең әйткән сүзләрен саннар, фактлар белән дәллиләп бардылар.

Олы Мишә авыл җирлегенә кергән авыллар халкы белән очрашуда муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов та катнашты. Ул район күләмендә эшләнгән эшләр хакында сөйләп узды.


17
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

Бу көнне юбиляр авылдашларыннан, туганнарыннан котлаулар кабул итте. Шулай ук юбилярны Түбән Ушмы авыл җирлеге башлыгы Раил Ганиев та  котлады, аңа нык сәламәтлек теләп чәчәкләр бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырды.

Беренче эш атнасында Лаеш районы ГХАТ бүлегендә 11 бала тууы теркәлгән: 6 кыз һәм 5 малай. Лаешлылар бирешмәскә, районының демографиясен күтәрергә.


16
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

2016 елның  16  гыйнварында Мамадыш районының ГХАТ  бүлегендә  Фәрзиевлар  язылыштылар. Алар өчен бу көн икеләтә бәйрәм булды. Чөнки шушы көн кияүнең туган көненә туры килгән. Яшьләр Түбән Кама шәһәреннән кайтып язылыштылар.

Районда  2016 нче  елның беренче туйлары 16 январьда булды. Бу көнне район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өч яшь парның никахларын тантаналы шартларда  теркәделәр.


15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

2016 нчы елның 15 нче гыйнварендә Сарман муниципаль районы Өчиле Саклау авылында гомер итүче Салиха Миргарифан кызы Гыйльфанова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл һәм хезмәт ветераны Салиха апаның яшьлек еллары Бөек Ватан сугышына туры килгән. Ул колхозда бригадир булып, Казан порох заводында хезмәт куйган. Бүген кызы һәм оныгы белән гомер кичерә.

15 нче январь көнне район администрациясендәТәтеш муниципаль районында үлгән гражданнарны җирләү турындагы сорау буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Тәтеш шәһәре Троицкий соборы настоятеле, Тәтеш районы Имам-мөхтәсибе, районның дәүләт органнары вәкилләре,прокуратура хезмәткәрләре,Тәтеш муниципаль районы ветераннар Советы председателе һәм Тәтеш муниципаль районы оешма җитәкчеләре катнаштылар.

Түбән Кама муниципаль районында 2016 ел онытылмас вакыйгаларга һәм шатлыклы сюрпризларга ишекләрен ачты.

          Алексей Илья улы Селезнев һәм Залалетдинова Әльфия Салимҗан кызы бик гаҗәпләнделәр, ЗАГС хезмәткәрләре язылышу залына чакырып, аларны беренче булып 2016 елның туй сезонын ачып җибәрүләрен әйттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International