2016 нчы елда Түбән Камада беренче игезәкләр туды

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Түбән Кама муниципаль районында 2016 ел онытылмас вакыйгаларга һәм шатлыклы сюрпризларга ишекләрен ачты.

10 нчы гыйнварьда Зиазетдиновлар Илнар һәм Эльвина, Түбән Каманың 2016 нчы елның беренче игезәк малайларының бәхетле әти-әниләре булдылар. 

Исем сайлауга ата-аналар бик җаваплы килделәр, чөнки һәр исемнең мәгънәсе характерны һәм шәхси үзенчәлекләрне ачыклый.  Билгеле булганча,  Мөхәммәд пәйгамбәребезнең  бер улы Таһир исемле йөрткән, ул «чиста» «көчле» дигәнне аңлата. Замир исеме гарәп теленнән «намус, дәрәҗә» дип тәрҗемә ителә. Әлеге исем ияләре тугрылыклы һәм тыныч характеры белән арылып тора.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре яңа туган түбәнкамалылырга шәһәребезнең гореф-гадәтләрен саклаучы игелекле малайлар булып үсүләренә ышаныч белдереп, аларга сәламәтлек һәм тыныч балачак телиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International