ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

Хөрмәтле кияү белән кәләш, хәзерге вакытта никахны рәсмиләштерүгә гариза бирү һәм никах көнен билгеләп кую, шулай ук тантананың үзенә әзерлек процессы тагын да уңайлырак һәм тизрәк башкарыла. Моның өчен бары Android операцион системасында эшләүче телефон яисә планшет булу да җитә.


30
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

2016 елның 26 гыйнвар көнендә Бөек  Ватан сугышы ветераны Ульданов Камил Әхмәтгәрәй улы үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2015 елның июнь аенда Татарстан Республикасында “Гаилә хәзинәсе” дип аталган хәйрия акциясе башланып китте. Аның төп максаты –каты авыручы балаларга  матди ярдәм курсәтү.

2016 елның 25 нчы гыйнварында Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсе башлыгы Бэлла Махотина шәһәр җитәкчеләре каршында “2015 елда гаилә демографиясе барышының мөһим күрсәткечләре” дип исмеләнгән доклад белән чыгыш ясады.

Җыелышта ГХАТ бүлекләрендә узган елда башкарылган эшләр, алда торган бурычлар турында эшлекле сөйләшү булды. 

2016 елның 28 гыйнварында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 100 нче бала акты теркәлеп үтте.

2015 елның 29 гыйварында Әлмәт  муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре «Семьяведение» курслары кысаларында 5нче гимназиясенең 10 сыйныф укучылары белән гражданлык хәле актларын теркәү, гаилә кодексы нигезләренә юнәлтелгән сораулар буенча очрашу үткәрде.

      Галиева Гамбәр Исмәгыйль кызы табигатьнең иң гүзәл урыны – Урта Сөн  авылында 1926 елның 20 гыйнварында дөньяга килә.

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 26 гыйнвар көнне “Яшь гаилә мәктәбе” исемле утыру узды. 

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 487 сабый теркәлде: 227 малай һәм 260 кыз. Иң кечкенә бала 940, ә иң зуры – 5690 грамм.  Иң яшь анага – 16, иң өлкән анага 45 яшь.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International