2015 елның июнь аенда Татарстан Республикасында “Гаилә хәзинәсе” дип аталган хәйрия акциясе башланып китте. Аның төп максаты –каты авыручы балаларга матди ярдәм курсәтү.
Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсе дә бу эштән читтә калмады.Социаль челтәрләрдә белдерүләр урнаштырып, барлык Түбән Кама шәһәре халкын хәйрия эшенә кушылырга өндәде. Нибары 2 ай эчендә 100 гә якын хәзинә җыелды. Шуларның арасында: кулдан эшләнгән агач дагалар, төрле курчаклар, ап-ак итеп үрелгән аккошлар, йомшак ак аюлар – барсын да ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре тартмаларга урнаштырып, хәйрия акциясенең билгеләмәсен куеп, Казан шәһәренә, Республика күләмендә үткәрелә торган “Нечкәбил” конкурсы кысаларында узучы хәйрия ярминкәсенә озаттылар.
2016 елның 21 гыйнварында бу хәйрия эшенә йомгак ясалып, Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсе башлыгы Бэлла Махотина, “Нечкәбил” проекты конкурсы җитәкчесе, “Гаилә канаты астында” иҗтимагый оешма рәисе Изольда Жуйкова кулыннан рәхмәт хаты алды.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре республика күләмендә уздырылган “Гаилә хәзинәсе” хәйрия проектында катнашкан барлык Түбән Камада яшәүчеләргә рәхмәтләрен белдереп аларга исәнлек-саулык һәм гаилә бәхете теләп калдылар.