2016 елның 26 гыйнвар көнендә Бөек Ватан сугышы ветераны Ульданов Камил Әхмәтгәрәй улы үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Иң беренче булып, ветеранның өенә кунакка килеп, юбилярны Каенлы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Нәбиуллин котлады. Ул Камил Ульдановка үзенең иң изге һәм җылы рәхмәтләрен җиткереп, юбилярга исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләде. Камил Әхмәтгәрәевичта кунакта Ветераннар берләшмәсе вәкиле Фәридә Мустафина да булып, Ветераннар берләшмәсе урынбасары Григорий Китанов исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Тәмле чәй эчү выкытында юбиляр үзенең сугыш елларын һәм Җиңү Көнен искә алып, барлык килгән кунакларга Бөек Ватан сугышы ветераннарына зур игътибар белән хөрмәт күрсәткән өчен рәхмәтен белдерде.