2016 елның 28 гыйнварында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 100 нче бала акты теркәлеп үтте.
Габдрахмановлар гаиләсендә 17 гыйнвар аенда ир малай дөньга туа, бу гаиләдә икенче бала. Әти-әниләр матур ир-ат исеме - Ранель дип куштылар.
ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата-аналарга туу турында таныклык тапшырдылар, аларга улларын тәрбияләүдә уңышлар теләп калдылар.