Казанлылар үз балаларына Спартак, Леонард, Жаннет, Усман, Зайнаб, Аиша, Шакира исемнәрен бирделәр

2016 елның 30 гыйнвары, шимбә

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 487 сабый теркәлде: 227 малай һәм 260 кыз. Иң кечкенә бала 940, ә иң зуры – 5690 грамм.  Иң яшь анага – 16, иң өлкән анага 45 яшь.

Бу атнада иң популяр исемнәр Данил, Тимур, Амир, Артем, Марк, Милена, Сабина, София. Сирәк очрый торган исемнәр: Спартак, Леонард, Жаннет, Усман, Зайнаб, Виталина, Аиша, Шакира, Аглая, Антонина.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 136 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 19 ел, иң олы кияүгә – 67, каләшкә – 59 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International