Җыелышта ГХАТ бүлекләрендә узган елда башкарылган эшләр, алда торган бурычлар турында эшлекле сөйләшү булды. Аерым итеп, электрон рәвештә язылышырга гариза бирү тәртипләре каралды. Авыл җирлекләре базасында гаилә, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, гореф-гадәтләр, милли әхлакый сыйфатлар чагылдырылган чаралар үткәрү турында сөйләшү булды.
Җыелышны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фатыхова Л.Р. алып барды.