2016 елның 25 нчы гыйнварында Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсе башлыгы Бэлла Махотина шәһәр җитәкчеләре каршында “2015 елда гаилә демографиясе барышының мөһим күрсәткечләре” дип исмеләнгән доклад белән чыгыш ясады.
Ул 2015 елда теркәлгән гражданлык хәле актларының саннарына тукталды. ГХАТ идарәсендә барлыгы 10 297 акт теркәгән, шуларның – 3950 се яңа туган балаларга таныклык бирү булса, 2 097 се – яшь парларны теркәү актлары.Язылышучы парлар арасында Бельгия, Болгария, Египет, Израиль, Италия, Куба кебек чит ил кешеләре белән язмышларын бәйләүче парлар да бар. Ә менә Төркия гражданнары белән 6 никах теркәлгән. 2015 нче ел нәтиҗәләре буенча аерылышучылар саны 13% ка кимеп, 1 138 акт язылган.
Шәһәребезгә нигез салынганнан бирле 147 723 бала дөньяга килгән. Шушы уңайдан ГХАТ идарәсе “Түбән Камада 150 меңенче сабый бала” дип аталган яңа проект уйлады. Шулай ук 50 ел бергә гомер итеп, алтын туйларын бәйрәм итүче парларны да шушы көндә билгеләп үтәчәкләр.
Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә 3нче ел рәттән, мәгариф идарәсе белән берлектә төрле тәрбияви чаралар үткәрелә. “Гаилә тәрбиясе әлифбасы”, “Җаваплы ата-аналар мәктәбе”, “Гаилә төзү нигезләре” проектлары уку елы дәвамында тормышка ашырыла. “Яшь гаилә мәктәбе” кысаларында ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре гаилә коручы яшь парлар белән актив эш алып бара. “Бу өлкәдә ирешкән уңышлар, эш күрсәткечләре, республика күләмендә үткәрелгән педогогик укуларда түгәрәк өстәл артында уртага салып сөйләшенелде, тәҗрибә уртаклашынылды”, - дип ассызыклады Б.И.Махотина.
Рәсәйдә иң яхшы гаиләгә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале бирелә. Бу зур бүләккә 2009-2015 еллар эчендә 15 түбәнкамалы лаек булган.
2015 ел нәтиҗәләре буенча Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсе республика буенча алгы урында бара.