Хөрмәтле кияү белән кәләш, хәзерге вакытта никахны рәсмиләштерүгә гариза бирү һәм никах көнен билгеләп кую, шулай ук тантананың үзенә әзерлек процессы тагын да уңайлырак һәм тизрәк башкарыла. Моның өчен бары Android операцион системасында эшләүче телефон яисә планшет булу да җитә.
Инде беренче ел гына түгел, безнең ГХАТ бүлегендә гариза биргәндә сез шулай ук “Барысы да сезнең туегыз өчен” никах буклеты ала аласыз. Ул тормышыгыздагы иң мөһим вакыйгага әзерләнергә ярдәм итә. Бу елдан исә әлеге ел саен чыгарыла торган басма Мобиль кушымта рәвешендә дә дөнья күрә башлады. Сез аны үзегез теләгән вакытта, үзегез теләгән урында Play Market тан бушлай күчереп ала аласыз.
Уңайлы интерфейс ярдәмендә мобиль кушымтада бернинди авырлыкларсыз үзегезгә кирәкле функцияләрне табарга була. ГХАТ бүлегендә исә туй көнен билгели, никахны рәсмиләштерү тантанасына гариза бирә аласыз. Кулның бер мәртәбә басуы белән сез ТР дәүләт хезмәтләре порталына эләгәсез.
Туйга әзерләнү сезгә бары күңелле мәшәкатьләр генә китерсен!