ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан 2023 елның 6 июлендә Мөслим районында «Мизгел» яшьләр радиосында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Я.Ш. Магалимова катнашында туры эфир узды.

2023 елның 6нчы июлендә Нурлат районының «Театр» скверында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү узды. Чара азагына якынлашканда Иксан Исламбаев үзенең сөйгән кызы Аннага кулын һәм йөрәген тәкъдим итте.

2023 елның 6нчы июлендә Нурлат шәһәренең «Театр» скверында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу дата уңаеннан бергә дистә еллар яшәгән, балаларын лаеклы тәрбияләгән, шәһәр һәм район үсешенә зур өлеш керткән иң үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү яхшы традициягә әверелде.

. Алабуга укучысы Ушкова Ксения конкурс нәтиҗәләре буенча 3 нче дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләк алды. Чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чарада узды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Урюм авылында яшәүче Горбуновлар һәм Кильгановлар гаилә тормышының 55 еллыгын билгеләп үттеләр.

6 нчы июльдә район мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада катнашучыларны котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне елдан-ел камилләшә. Теләче районынын “Маяк” кафесенда 5 июль көнне “Гаилә, мәхәббәт хәм тугрылык көне уңаеннан үткәрелгән әлеге бәйрәмнең иң куанычлы мизгеле Теләче районы Алан авылыннан 50 ел иңгә-иң куеп тормыш алып баручы Биккининнар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды.

2023 елның 6 июлендә Балтач районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды. Быел Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча Оештыру комитеты тарафыннан булдырылган «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» мактаулы медале белән Роберт Габделхәй улы һәм Анна Ильинична Сөләймановлар гаиләсе бүләкләнде.

Бүген Тантаналар Сараенда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды. Яр Чаллы шәһәрендә үз гореф-гадәтләре, атмосферасы, бәйрәмнәре булган уникаль гаиләләр бар, әмма аларны бер-берсе турында кайгырту, үзара аңлашу, хөрмәт һәм мәхәббәт берләштерә.

Әгерҗедә «Орешник» ял паркында әгерҗелеләр яшьләр көнен билгеләп үттеләр. Гаилә тормышларының матур юбилейларын үткәрүче парларга рәхмәт хатлары тапшыру күркәм гадәткә әверелеп бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International