Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан 2023 елның 6 июлендә Мөслим районында «Мизгел» яшьләр радиосында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Я.Ш. Магалимова катнашында туры эфир узды. Әңгәмә барышында демографиягә, никахлашуны теркәүгә кагылышлы һәм район яшьләрен кызыксындырган актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Шулай ук суперсервис аша тууны теркәү һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша дәүләт хезмәтләре алу темасы буенча фикер алыштылар.