Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә кияүгә чыгарга тәкъдим ясау

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

2023 елның 6нчы июлендә Нурлат районының «Театр» скверында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү узды. Чара азагына якынлашканда Иксан Исламбаев үзенең сөйгән кызы Аннага кулын һәм йөрәген тәкъдим итте.

Яшьләр ярты ел очрашып йөргәннәр һәм Иксан гаиләле булырга вакыт җитте дигән карарга килгән. Тик башта яраткан кешесенең ризалыгын аласы бар. Моның өчен яшь егет бәйрәмне оештыручыларга мөрәҗәгать итә, алар исә булачак кияүгә шатланып ярдәм итәргә ризалаша. Импровизацияләнгән ромашканың яфракларын йолкып, яшьләр бер-берсе турында күбрәк белде, кызыклы биремнәрне үтәде. Соңгы яфракны тартып алганда, Анна аны нинди сорау көткәнен уйламаган да. Иксан тезләнеп, аңа әзерләнгән балдаклы тартманы сузды, микрофон аша  тәкъдимен яңгыратты. Аннаның йөрәге, әлбәттә, калтырап куйды һәм ул күптән көтелгән сүзләрне әйтте. “Әйе!”

Бу вакыйга көчле алкышларга һәм алып баручының котлау сүзләренә күмелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International