2023 елның 6нчы июлендә Нурлат шәһәренең «Театр» скверында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу дата уңаеннан бергә дистә еллар яшәгән, балаларын лаеклы тәрбияләгән, шәһәр һәм район үсешенә зур өлеш керткән иң үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү яхшы традициягә әверелде. Бер пар зөбәрҗәт юбилярлар булса, тугыз пар алтын туйларын билгеләп үтә. Тагы өчесе энҗе туйларын уздыручылар. Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Азатович Ишкинеевтан алар үз адресларына котлаулар ишетте һәм истәлекле бүләкләр кабул итте. Бәйрәм хөрмәтенә 2008нче елда җәмәгать бүләге “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале булдырыла. Быел аңа Әнвәр Мингәрәй улы һәм Дилбәр Фәрит кызы Шәяхмәтовлар гаиләсе лаек булды.