Бүген Тантаналар Сараенда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды. Яр Чаллы шәһәрендә үз гореф-гадәтләре, атмосферасы, бәйрәмнәре булган уникаль гаиләләр бар, әмма аларны бер-берсе турында кайгырту, үзара аңлашу, хөрмәт һәм мәхәббәт берләштерә.
Шәһәр мэры Наил Гамбар улы Мәһдиев һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогина «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен Иванкиннар Виктор Виктор улы һәм Марина Геннадий кызы, Заһитовлар Ленар Марс улы һәм Флюс Касыйм кызы, Мортазиннар Илгизәр Әнәс улы һәм Флюра Рафаил кызы, Беккер Исаак Михаил улы һәм Зөһрә Николай кызы, Кудряшовлар Борис Петр улы һәм Тамара Аркадий кызы, Гыйздуллиннар Марат Равил улы һәм Илсөяр Әхтәм кызы, Макаровлар Андрей Василий улы һәм Тамара Петр кызы гаиләләренә тапшырдылар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне-бу бәйрәм безгә якыннарыбызны саклау һәм хөрмәт итүнең мөһимлеген искә төшерә.
Мәхәббәт, бер-берсенә карата назлы мөнәсәбәт турында сөйләгәндә, дөнья яктыра, елмаюлар арта.
Якыннарыбызны бәхетлерәк итәр өчен, моны онытмыйк.