Ютазы районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

6 нчы июльдә район мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада катнашучыларны котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина мөрәҗәгать итте. Ул кунакларны бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Светлана Петровна Урыссу бистәсеннән Илшат һәм Татьяна Гарифуллиннар гаиләсенә җәмәгать бүләге-«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Чарада Әбсәләм авылыннан 50 ел бергә яшәүне билгеләп үткән Мостафиннар гаиләсен, гаилә парлары - педагогларны, күп балалы Камалтдиновлар гаиләсен хөрмәтләделәр. Шулай ук Урыссу гимназиясе укучылары Шәрифуллина Альбинага һәм Сабинага "Минем гаиләм-минем байлыгым" Республика конкурсының финал этабында катнашучы дипломы тапшырылды.

Район мәдәният йорты артистлары бәйрәм кунакларына матур концерт номерлары әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International