Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне елдан-ел камилләшә. Теләче районынын “Маяк” кафесенда 5 июль көнне “Гаилә, мәхәббәт хәм тугрылык көне уңаеннан үткәрелгән әлеге бәйрәмнең иң куанычлы мизгеле Теләче районы Алан авылыннан 50 ел иңгә-иң куеп тормыш алып баручы Биккининнар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. Район башлыгы Хазипов Нәҗип Накипович 3 бала тәрбияләп үстергән әлеге гаиләгә саулык-сәламәтлек, озак еллар пар канатлы булып яшәүләрен, һәм өченче улларының махсус хәрби операциядән исән-сау әйләнеп кайтуын теләп калды!