Балтач районыннан Сөләймановлар гаиләсе "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнде

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

2023 елның 6 июлендә Балтач районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды. Быел Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча Оештыру комитеты тарафыннан булдырылган «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» мактаулы медале белән Роберт Габделхәй улы һәм Анна Ильинична Сөләймановлар гаиләсе бүләкләнде. Сөләймановлар гаиләсе тормышка тугры мөнәсәбәте, игелеге, иң яхшы әхлакый сыйфатлары белән үз балаларына, туганнарына, авылдашларына да үрнәк күрсәтәләр. Район башлыгы Рамил Нотфуллин Сөләймановлар гаиләсен котлап, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды. Сөләймановларның педагогик династиясе районның горурлыгы булып тора, аның гомуми стажы 590 елдан артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International