Конкурс өч өлештән торды: “Үзеңне күрсәтү”, “Стилизация” һәм “Ирләренә мәхәббәт аңлату”. Алабугадан ике кәләш катнашты – Гөлназ Андарзянова һәм Юлия Минимухаметова. Гөлназ Татарстанның бриллиант кәләше номинациясендә җиңү яулады һәм Төмән шәһәрендә узачак конкурс финалында Татарстанны яклаячак. “Халык мәхәббәтен яулаган” кәләш исемен дә Алабугалы Юлия Минемухаметова алды. Шулай ук ул Татарстанның Энҗе кәләше булды.
2016 елның 24 апрелендә Яр Чаллы «Бриллиант кәләш -2015” Бөтенрәсәй кәләшләр фестиваленең республика ярымфиналы узды.
Конкурста Яр Чаллы, Тубән Кама һәм Алабуга шәһәрләреннән 10 кәләш катнашты. Конкурсның шарты булып, кызларның узган елда кияүгә чыгулары торды.
Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Язның игелек атнасы” акциясе кысаларында үтш торган “Игелекле җир” көнендә бәхет агачлары утыртылды.
Түбәнкамалылар арасында зур популярлык исем кушу тантанасы яулый . Мондый тантана гаилә һәм никах ныгыту программасы кысаларында уза. Ата-аналарга Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә баланың туу таныклыгын тантаналы рәвештә алу мөмкинлеге бирелә.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе дәвам итә.
2016 елның 23 апреленнән 9 майга кадәр Җиңү Көне уңаеннан, бөтен Рәсәй Федерациясе территориясендә һәм төбәкләрендә «Георгий тасмасы» акциясе старт ала. Программаның максаты – сугыш елларында һәлак булган ватан саклаучылар истәлеген саклау, ветераннарга хөрмәт хисләрен белдерү.
2016 елның 23 апрель көнендә Кама Тамагы муниципаль районында шимбә өмәсе булып узды. Барлык оешмалар актив катнаштылар.
ЗАГС идарәсендә һәр шимбәдәге шикелле үк халыкны кабул итү дә барды, әлбәттә.
Халыкара Җир Көнендә традицион субботник булды. Бу көнне Россиядә экологик чаралар һәм акцияләр үткәрә торган иҗтимагый оешмалар көне дә. Бу көнне теләгән һәр кеше үзенең урамын, йортын төзекләндерә һәм яшелләндерә ала.
Ел да язын һәм көзен Яр Чаллы шәһәрендә субботниклар уза. 2016 елның 23 апрелендә ГХАТ идарәсе хәзмәткәрләре дә шәһәркүләм җыештыруда катнаштылар: Тантаналар сарае яны территориясен чистарттылар, агачлар һәм бордюрларны агарттылар, чәчәкләр утыртуга җирләр әзерләделәр.
Бу мөлаем, эшчән хатын-кыз тормышы аша тулы бер чорны тасвирларга мөмкин. Аңа авыр сугыш елларын кичерергә туры килгән, яраткан эшенә тугрылыгы хезмәт җиңүләре дә китергән, тату гаиләсе аңа һәрчак ярдәмче булган. Сабира Зәйнуллина үзенең туксан яшьлек юбилей көнендә бәхетле тормыш кичерүен әйтеп узды.
Күпчелек аны өйләнү, кияүгә чыгу белән бәйли.
ЗАГСта актларның 7 төре теркәлә. Баланың тууы; баланы уллыкка, кызлыкка алу; баланың атасын билгеләү; язылышу; аерылышу; исем алыштыру һәм үлем турында актлар төзелә һәм таныклык тапшырыла.