Бу мөлаем, эшчән хатын-кыз тормышы аша тулы бер чорны тасвирларга мөмкин. Аңа авыр сугыш елларын кичерергә туры килгән, яраткан эшенә тугрылыгы хезмәт җиңүләре дә китергән, тату гаиләсе аңа һәрчак ярдәмче булган. Сабира Зәйнуллина үзенең туксан яшьлек юбилей көнендә бәхетле тормыш кичерүен әйтеп узды.
Сугыш елларында йөзләрчә, меңнәрчә кешеләр кебек үк Сабира апа да ачлыгын да, салкынын да, барлык авырлыкларын да кичерә. Аңа төрле эш башкарырга туры килә: кырда ярдәм итә, сортировкада эшли, колхозчылар өчен ашарга әзерли, үгез җигеп утын ташый.
Сугыштан соң, тормыш бераз җайлана төшкәч, ул сыер савучы булып эшли башлый. Бу эш аны шулкадәр җәлеп итә, ул остазлары, алдынгы сыер савучылар – Татьяна Карпова, Мәрфуга Шәймәрданова һәм башкалардан әлеге эшкә өйрәнә. Ул вакытта күп сөт бирә торган сыерларны көнгә ике тапкыр түгел, ә дүрт тапкыр сауганнар. Сыер саву, ашату-эчертү барысы да кул белән башкарылган. Барысына да өлгергән алар.
Сабира апаны алдынгы сыер савучы буларак берничә тапкыр Мәскәүгә ВДНХга җибәргәннәр. Аның күп сандагы бүләкләре бу турыда сөйли.
- Мин дөньяда иң бәхетле кеше, - ди үз тормышы турында Сабира Зәйнуллина. – Кечкенәдән ятим калсам да, янәшәмдә һәрчак яхшы кешеләр генә булды, алар миңа ярдәм иттеләр, мине кайгырттылар. Минем янәшәмдә искиткеч балаларым, унике оныгым, ундүрт оныкчыгым бар, алар мине кайгырталар, онытмыйлар. Алар минем өчен зур куаныч.
Сабира Хәбибулла кызын олы юбилее белән тәбрикләргә район башлыгы Эдуард Дияров та килде, ул аңа республика, ил җитәкчелегенең адреслы котлау открыткаларын тапшырды. Шулай ук аны бу көнне район халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина, Колай авыл җирлеге башлыгы Наталья Поповская, туганнары, якыннары да игътибарсыз калдырмады.