2016 елның 23 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2016 елның 700-нче пары үзенең никахын теркәде. Бу бәхетле пар – Руслан һәм Ляйсан Биккуловлар!
2016 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге "Георгий тасмасы" Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. Бу көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы никахлашу вакытында яшь парларга Георгий тасмасын тапшырдылар. Ул - илебезнең батырлык, Җиңү символы.
Илебездә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасында Җиңү көне аерым урын алып тора. Әлеге бәйрәм беркемне дә битараф калдырмый. Бу шатлыклы, тантаналы язгы көндә сугышта катнашкан барлык ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.
Инде беренче шимбә генә түгел, Бөгелмәдә шәһәркүләм өмә үткәрелә.
ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре күмәк хезмәттән читтә калмады – ГХАТ бүлеге урнашкан территорияне чистартуда катнашты. Искәртик, инде муниципаль хезмәткәрләр үткәргән беренче өмәдән соң ук шәһәребез күзгә күренеп матурланды. Тирә-юньне ямьләп, яшел чирәм дә күренә башлады. Чисталык һәм пөхтәлек өчен барыбыз бергә көч куйсак, шәһәребез тагын да күркәмләнер.
ЗАГС бүлеге урнашкан “Барс” спорт һәм мәдәният комплексы тирәсен тулысынча чистарттылар.
“Шәһәребезне тагын да чистарак итик!” девизы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өчен өмәдә генә түгел, калган көннәрдә дә актуаль булып калыр.Чөнки озакламый туйлар вакыты җитәчәк һәм шуның өчен ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яңа өйләнешүчеләргә, тантана залына кергәнче үк,бәйрәм кәефе булдырырга телиләр.
Җирле үзидарә көнен Баулы җирле үзидарә хезмәткәрләре спорт бәйрәме белән билгеләп үттеләр. Район Башлыгы Рамиль Хакимулла улы Гатиятуллин җирле үзидарә хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады һәм спорт уеннарына старт бирде.
Өмәдә Лениногорск районы ГХАТ бүлегенең белгечләре дә катнашты. Тәртипкә никахлашу Сарае территориясе китерелде. 12 капчык яфрак җыелды.
23 апрель көнне Актаныш муниципаль районында зур өмә үткәрелде. Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә район мәдәният паркын, ЗАГС территориясен җыештырды. Агачларны буяп, чәчәкләрнең клумбаларын тәртипкә китерде.
Акциядә Совет хезмәткәрләре, район, шәһәр һәм авыл башкарма комитеты, урман хуҗалыгы вәкилләре актив катнашты. Уртак тырышлык белән район территориясендә 3000 ылыслы һәм яфраклы агач – миләш, тирәк, нарат утыртылды.
Гадәттәгечә, акциядә район башлыгы Камил Нугаев, башка җитәкчеләр дә катнашты.
2016 елның 23 апрелендә Ленин мәйданында хәйрия ярминкәсе, концерт куелды һәм Даниилны дәвалау өчен акча җыю оештырылган иде. Бу марафонда купчелек алабугалылар катнашу теләге белдерделәр. Кечкенә Даниилны сәламәтләндерү өчен ботен шәһәр булышырга тырыша – хәйрия концертлары, дискотекалар, һәм башка бик күп төрле чаралар уздырыла.