Мөслим муниципаль районында Георгий лентасы акциясе

2016 елның 23 апреле, шимбә

Илебездә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасында Җиңү көне аерым урын алып тора. Әлеге бәйрәм беркемне дә битараф калдырмый. Бу шатлыклы, тантаналы язгы көндә сугышта катнашкан барлык ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

2016нчы елның 23 апрелендә Мөслим муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Айнур һәм Илүзә Латыповларның тантаналы рәвештә язылышуы теркәлде. 9 МАЙ бәйрәме уңаеннан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “Георгий лентасы” акциясе уздырдылар. Бәйрәм символы буларак, яшьләргә һәм кунакларга Георгий ленталары тапшырылды. Язылышканнан соң, традиция буларак, язылышкан парлар сугышта катнашкан бабалары  истәлегенә  Мемориаль комплекстагы мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International