2016 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге "Георгий тасмасы" Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. Бу көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы никахлашу вакытында яшь парларга Георгий тасмасын тапшырдылар. Ул - илебезнең батырлык, Җиңү символы.
Яшел Үзәннең яшь парлары горурлык белән Георгий тасмасын тактылар, алар Ватан, тыныч һәм якты киләчәк өчен сугышкан бабаларыбызга үзләренең ихтирамнарын һәм рәхмәтләрен белдерделәр.