ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2016 ел
шимбә

Бу концертта җыелган акча сабыйга Израильдә операция ясар өчен җыелды. Концерттан тыш монда кулдан ясалган әйберләрдән хәйрия ярминкәсе уздырылды һәм акча җыю өчен махсус куб куелган иде. Бу көнне Алабугалылар көче белән 190 меңгә якын акча җыелды. Алабуга муниципаль районы ЗАГС  хезмәткәрләре дә бу мероприятиедә үз ярдәмнәрен күрсәттеләр.


22
апрель, 2016 ел
җомга

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе дәвам итә.

2016 елның 22 апрелендә бөтен дөньяда Халыкара Җир Көне бәйрәм ителә. Барлык илләрдә, шул исәптән Рәсәйдә, төрледән-төрле чаралар һәм әйләнә-тирәлекнең пычрануы планетада яшәүчеләрнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән акцияләр оештырыла.

Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарама комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан , “Язның игелекле атнасы” республика акциясе кысаларында, Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар иҗат мәктәбендә рәсем ясау конкурсы үткәрелде. Конкурс ике темага багышланды: “Гасырлар аша узган ГХАТ бүлеге” һәм “Минем бәхетле гаиләм”.

Анда Казан ЗАГС идарәсенең бүлек башлыгы Любовь Шарифуллина КЦСО “Ышаныч” специалистлары белән берлектә Заинск муниципаль районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре белән катлаулы ситуациядә калган парлар белән эшләү тәҗрибәсе белән бүлеште.

Коллегаларыбызга бу эштә зур нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез.

      Соңгы елларда Георгий тасмасы Россияда Бөек Жиңүне искә алу символына  әйләнде.

 22 апрель көнне Баулы ГХАТ бүлегендә регистрация алдыннан  яшь парларны һәм аларның кунакларын кыскача Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы. Мин хәтерлим. Мин горурланам!” акциясе белән таныштырдылар.

      2016 елның  22-нче апрелендә Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 2500 баланы теркәделәр. Бу сабый – Владимир Холодницкий – 19 апрель көнендә дөнья күрде.

Җиңү көне уңаеннан Бөгелмәдә «Бүләккә – җылылык» акциясе үткәрелә. Бу ветераннарыбызга рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне җиткерү өчен тагын бер мөмкинлек булып тора. Проект шартлары нигезендә, анда Бөгелмә районының һәр кешесе катнаша ала. Бары тик теләсә нинди төстәге йон җепләр белән 25х25 см зурлыгындагы квадрат бәйләргә кирәк. Соңыннан исә әлеге блоклар бер-берсе белән плед зурлыгына кадәр итеп тегеләчәк. Май аенда исә бүләкләр тантаналы рәвештә ветераннарыбызга тапшырылачак.

 Пенсия идарәсе начальныгы И.А.Большакова 3 анага ана капиталын дөрес куллануларын  теләп сертификатлар тапшырды. Гаиләдә беренче  баласы – кызы Диләрә  туу сәбәпле Мухаметзянов Айратка  туу турында таныклык тапшырылды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Тәтеш  муниципаль районы Башлыгы Р.Х Сафиулловның бала туу белән котлавын укыды hәм атага   бүләк тапшырды. "Автоградбанк" өстәмә офисы начальнигы И.В.Гавчева ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.

        2016 елның 22 апрелендә Мөслим районы ГХАТ бүлегендә 2нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен Гаилә дәресләре үткәрелде.

        Укучыларга ГХАТ бүлегенең бурычлары һәм максатлары, гражданлык хәле актлары, гаилә турындагы законнарның хокукый нигезләре, гаилә традицияләрен саклау хакында сөйләделәр.

22 апрельдә Сарман районы ГХАТ бүлегендә Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы” акциясе старт алды. Совет халкының җиңүен символлаштырган, сугыш ветераннарына, һәлак булганнарга хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен чагылдыра. Бу символ 22 апрель көнне үзләренең гаиләләрен корып җибәргән Ренат һәм Эльмира Галиевларның, Дамир һәм Гөлнара Карамовларның күкрәкләренә беркетелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International