Бу концертта җыелган акча сабыйга Израильдә операция ясар өчен җыелды. Концерттан тыш монда кулдан ясалган әйберләрдән хәйрия ярминкәсе уздырылды һәм акча җыю өчен махсус куб куелган иде. Бу көнне Алабугалылар көче белән 190 меңгә якын акча җыелды. Алабуга муниципаль районы ЗАГС хезмәткәрләре дә бу мероприятиедә үз ярдәмнәрен күрсәттеләр.